Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бүген Бөек Җиңүнең 79 язын каршы алабыз

***

- Бу истәлекле якты бәйрәмдә сугыш чоры балалары, Әфганстан һәм Чечня сугышларында катнашучы авылдашлар катнашты. Шулай ук бәйрәмгә МХО катнашучы авылдашларыбызның әниләре, хатыннары чакырулы иде. Күзләрне чылата торган кичә, бик җылы мөһиттә узды. Кайнар нокталарда хезмәт иткән егетләрнең, сугыш чоры балаларының чыгышлары концерт номерлары белән үрелеп барды. Бакырчы авылы кибете хуҗалары тарафыннан Әфганстан,Чечня сугышында катнашучыларга һәм МХО катнашучы авылдашларыбызның әниләренә һәм хатыннарына азык-төлек тутырылган пакетлар таратылды. Шулай ук мәчет тә сугыш чоры балаларына күчтәнәч пакетлар өләште. Төрле елларда булган сугышлар белән бәйле булган авылдашларга бүләкләр әзерләү өчен,сезгә бик зур рәхмәт. Киләсе елларда да Җиңү алып килгән язларны матур итеп, исән имин каршы алырга язса иде,- дип яза Бакырчы авылы мәдәният йорты җитәкчесе, Миләүшә Сәлахиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев