Бөек Җиңүнең 81 еллыгы: Олы Шырданда сугыш елы балаларын хөрмәтләделәр
Бүгенге көндә авылда җиде «сугыш елы баласы» (әтиләре сугыш кырында мәңгелеккә калганнар) яши.
«Әтием» дип дәшә алмыйча,
Газап чиккән ятим балалар.
81 ел буе әтиләрен
Сагынып, елап искә алалар...
Дөрестән дә, сугыш башланганда әниләре карынында калган балалар бүген 85 яшьләрен тутырып, әле һаман «Әти» дип яшиләр. Бу сүз алар өчен мәңгелек сагыш һәм якты өмет булып кала.
Бүгенге көндә авылыбызда җиде «сугыш елы баласы» (әтиләре сугыш кырында мәңгелеккә калганнар) яши. Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан, без бүген аларны хөрмәтләп чыктык. Сөйләшкәндә күзләренә яшь бөртекләре тулган апаларыбыз безгә үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Җирле үзидарә депутатларыбыз тарафыннан әзерләнгән бәйрәм күчтәнәчләрен тапшырганда, аларның йөзендәге рәхмәт хисе безнең өчен бик кыйммәтле. Кадерле апаларыбыз! Әле озак еллар Сезнең белән шулай күрешеп, хәлләрегезне белешеп яшәргә насыйп булсын иде.
Мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев