Бишнәдә зур бәйрәм: Еллык отчет концерты узды
Күптән түгел Бишнә мәдәният йортында үзешчәннәребез тарафыннан әзерләнгән чираттагы отчет концерты зур уңыш белән узып китте.
Бу концерт – ел дәвамында башкарылган зур хезмәтнең, тырышлыкның һәм иҗади эзләнүләрнең нәтиҗәсе иде.
Авыл халкы яңартылган мәдәният йортының җылы атмосферасында, йомшак урындыкларда утырып, рәхәтләнеп тамаша кылдылар. Концерт программасы бик бай һәм күптөрле булды: сәхнәдә җырчылар, биючеләр, укучылар, театр түгәрәге әгъзалары чыгыш ясады. Һәр чыгыш тамашачыларның чын күңелдән алкышларына күмелде.
Сәхнә тутырып җырлаучылар, биючеләр һәм һәр чыгышны җылы кабул иткән тамашачылар — барысы да бу көнне бердәм иде. Залдагы тынлык, аннан соң алкышлар, шатлыклы йөзләр – болар барысы да концертның уңышлы үтүен күрсәтте. Тамашачылар үзләренең яраткан җырчыларын һәм биючеләрен күреп, алар белән бергә җырладылар, биеделәр.
Концерт ахырында Бишнә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабирова барлык катнашучыларга һәм тамашачыларга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
– Безнең концертны карап, зур алкышларга күмеп утырган авылдашларыбызга һәм килгән кунакларга бик зур рәхмәтебезне белдерәбез! Сезнең җылыгыз безгә яңа иҗади үрләр яуларга көч бирә. Сәхнәдә чыгыш ясаган һәр үзешчәнебезгә аерым рәхмәт – аларның тырышлыгы, вакытын бирүе, иҗатка булган мәхәббәте бу концертны чын бәйрәмгә әверелдерде, – диде ул.
Бәйрәм кичендә тагын күп күңелле минутлар булды, хәтта кемдер биеп китте, кемдер яраткан җырын хор белән җырлады. Бу концерт – бердәмлек, дуслык һәм авылдашларның иҗади бердәмлеге бәйрәме булды.
Үзешчәннәребезгә яңа иҗат уңышлары, тамашачыларга исә сәламәтлек телибез!

















Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев