Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бишнәдә каникуллар күңелле уза

«Бишнә мәдәният йортында бик күңелле һәм файдалы вакыт үткәрдек. Без — кызлар, егетләр — бергә җыелып, шашка уенын уйнадык»

Беренче уен буларак, бу бик уңышлы старт булды. Урыннар билгеләмәдек, чөнки бөтенебез дә бер-беребездән калышырга теләмәдек, һәркем үзенең осталыгын күрсәтергә тырышты. Ярыш рухы шулкадәр көчле иде ки, уен бер мәлгә дә туктамады. Кемдер беренче тапкыр уйнаса да, бик тиз өйрәнеп китте.

Шашкадан соң икенче уенга — "Морской бой" (Диңгез сугышы) уенына күчтек. Бу уен да шактый мавыктыргыч булып чыкты. Стратегия, зирәклек һәм уңыш — барысы да бергә кушылды. Көлкеле мизгелләр дә булды, кемдер үзенең корабльләрен "югалтып" куйды, кемдер исә һөҗүм итү тактикасын оста кулланды. 

Нәтиҗәдә, бер-беребезне тагын да ныграк аңладык, дустанә мөнәсәбәтләр ныгыды. Мондый уеннар — күңел ачу гына түгел, ә акылны үстерү, команда булып эшләү күнекмәләрен формалаштыру өчен дә бик файдалы. Кичен уйнап алу — эш көненнән соң ял итүнең иң яхшы ысулларының берсе.

Бишнә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев