Бишнә мәктәбендә соңгы кыңгырау яңгырады
Соңгы кыңгырау — ул мәктәпне тәмамлап, зур тормышка юл алган егетләр һәм кызларны алдагы көннәрнең гаҗәеп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да икәнен кисәтеп килә сыман. Бу көн укучылар өчен дә, ата-аналар өчен дә, укытучылар өчен дә тирән мәгънәгә ия. Әлеге кыңгырау тавышы аларның мәктәп белән саубуллашу авазы. Шул ук вакытта бу — яңа тормыш баскычына күтәрелүнең тантаналы сигналы.
Бишнә мәктәбенең актлар залында чәчәкләр, көлү һәм елау кушылган шатлыклы моңсулык хөкем сөрде. Чыгарылыш сыйныф укучылары:
- матур итеп тезелеп, соңгы тапкыр үзләренең туган мәктәбе сафында бастылар;
- укытучыларга рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясадылар;
- беренче сыйныф укучыларыннан изге теләкләр, бүләкләр кабул иттеләр;
- үзләренең әти-әниләренә чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.
Авыл җирлеге башлыгы, мәктәп директоры, укытучылар, ата-аналар һәм килгән кунаклар чыгышларында чыгарылыш укучыларына киләчәктә уңышлар, нык сәламәтлек, иманлылык, матур гаилә коруларын теләделәр.
«Мәктәп — тормышның башлангыч ноктасы, анда алган сабаклар һәркемгә гомер буе дәрес булып тора», — дип белдерде Бишнә авыл җирлеге башлыгы Илгиз Фәтхуллин.
Бишнә мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучыларына ачык күңелдән:
- уңган-булган белгеч;
- зур тормышта үз урыннарын табып;
- бәхетле, тату булып яшәүләрен;
- гомерләре буе бу мизгелне онытмауларын телибез.
Алдагы юлларыгыз якты, максатларыгыз намуслы, очрашуларыгыз изге булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев