Бишнә мәдәнит йортында «Ватанны саклау – безнең бурыч» дигән чара узды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бишнә мәдәнит йортында «Ватанны саклау – безнең бурыч» дигән чара узды

«Ватанны саклаучылар» көне уңаеннан Бишнә мәдәнит йортында ел саен үткәрелә торган «Ватанны саклау – безнең бурыч» дигән чара оештырдылар.

Бу юлы ул аерым мәгънәгә ия булды – чараны Әфган җирендә батырларча һәлак булган Нәҗип Гарипов һәм Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашып, гомерләрен фида кылган егетләребез истәлегенә багышладылар. Аларның рухларына дога кылдылар, батырлыкларын олыладылар.

- Урыннары җәннәт түрләрендә булсын, аларның якты рухлары безнең йөрәкләрдә мәңге яшәячәк! – дип сөйли Бишнә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабирова.

Чара барышында егетләр үз көчләрен, түземлекләрен, осталыкларын күрсәтте. Төрле ярышларда, уеннарда катнашты. Ә кызлар аларга көч биреп, җыр-биюләре белән рухландырып торды, сокландыргыч чыгышлар ясады.

Мондый очрашулар яшь буында патриотик рух тәрбияли, батырларыбызны онытмаска, аларның фидакарь хезмәтен хөрмәтләргә өйрәтә.


Нет комментариев