Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бишнә мәдәният йортында Фольклор иленә сәяхәт кылдылар

Бердәм фольклор көне уңаеннан балалар өчен күңелле һәм мавыктыргыч чара узды.

Катнашучылар мәдәният йорты музеенда халкыбызның гореф-гадәтләре, мәдәни мирасы белән таныштылар, мәкальләрнең мәгънәсенә төшенделәр.

Балалар шулай ук татар халкының милли уеннарын – «Йөзек салу», «Түбәтәй», «Чума үрдәк, чума каз» уеннарын зур кызыксыну белән уйнадылар.

Чара балаларга күтәренке кәеф, онытылмаслык тәэсирләр һәм халкыбызның рухи хәзинәсенә тагын да якынаерга мөмкинлек бүләк итте. 

 Бишнә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев