Бишнә һәм Олы Яке авылы яшьләре арасында дусларча футбол матчы узды
«Авыллар бетә...» – дигән сүзләр белән килешәсе килми!
Авылларда туып-үскән җирләре өчен янып йөрүче, берләштерүче, чаралар оештыручы яшьләр бар икән, авылларның киләчәге дә бар.
Соңгы елларда күп кенә авылларда спорт яңадан җанланды: җәен – футбол, кышын – хоккей, төрле турнирлар, очрашулар... Боларның барысы да яшьләрнең авыл тормышына битараф булмавын күрсәтә.
Шушы көннәрдә Бишнә спорт мәйданчыгында Бишнә һәм Олы Яке авылы яшьләре арасында дусларча футбол матчы узды. Мондый очрашулар спорт рухын гына түгел, авылдашлар арасындагы дуслыкны да ныгыта.
Рәхмәт сезгә, егетләр! Авылларыбызны гөрләтеп, яшьләргә үрнәк булып яшисез. Шуңа күрә әйдәгез, «авыллар бетә» дип түгел, «авыллар җанлана» дип әйтик!
Авылларыбыз белән горурланыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев