Игелекле эш җирдә калмый: якташларыбызга ярдәм юлланды!
Бу изге эштә зур өлеш керткән барлык авылдашларыбызга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Гуманитар ярдәмне оештырып җыешкан кибетчебез Рания Фоат кызына һәм бердәм рәвештә акчалата ярдәм җыйган мәктәп коллективына рәхмәтләр яусын! Уңган, олы йөрәкле авылдашларыбыз белән горурланмыйча мөмкин түгел.
«Шушы изге эштә катнашканыгыз өчен барлык авылдашларыбызга бик зур рәхмәт!» — дип яза Бишнә мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабирова.
Бердәмлектә — безнең көч! Туган ягыбыздан җибәрелгән җылы сәламнәр егетләребезне саклап йөрсен.
Нет комментариев