Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Безнең районның һәр авылында активистлар бар һәм алар авылның төзеклеге, матурлыгы өчен җан атып яшиләр, шул матурлыкны үз куллары, үз тырышлыклары белән булдыралар

Әмма бөтен җирдә дә бәләнәме соң аларның хезмәте?

Шунда яшәүчеләр тарафыннан сак караш бармы? Юк. Норлат активисткасы Роза ханым Ягудинаның шундый битарафлыкка йөрәге әрни:

 

-«Хәмзә» мәчете тирәсенә тугызынчы ел чәчәкләр утыртабыз. Һәм ел саен аларны якын-тирәдә яшәүчеләрнең тавыкларыннан һәм көне буе урамда ирекле йөрүче, теләсә нинди ярыктан бакчаларга керүче норлатлыларның күпсанлы кәҗәләреннән сакларга туры килә. Менә шушы көннәрдә мәчет янындагы роза гөлләрен кәҗәләр кимергән һәм түтәлләрен таптаган, - ди ул, борчылып. – Норлатта кайчан да булса шул кәҗәләрнең хуҗаларына карата җаваплылык чаралары кабул ителерме икән? Хәтта коймалар тотып та алардан котылып булмый, барыбер керер урын табалар! Кайчанга кадәр дәвам итәр бу башбаштаклык? Мәчеттән үзәккә барып җиткәнче, Совет һәм Гагарин урамнарында өч төркем кәҗә очраттым, фотога да төшердем. Ә без авылыбызны «гөлчәчәкле бакча» итмәкче булабыз... Шул кадәр йөрәк әрни бу аяныч хәлгә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев