Безнекеләр булдыра
Раифа укучыларының экотуризм буенча проекты Бөтенроссия конкурсында җиңде.
«Раифа балалар экотуризмы үзәге» проекты өч юнәлешне берләштерә: медиа белем, туган якны өйрәнү һәм иҗат. Проектны «ТвоеТВ» балалар телестудиясендә һәм «Раифа варислары» экологик-туган якны өйрәнү клубында тәрбияләнүчеләр эшләде.
Проект авторы Рената Хәкетдинова аны «Минем илем - минем Россиям» форумында яклады. Проект «Минем горурлыгым - минем кече Ватаным» номинациясендә иң яхшысы дип табылды. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев