«Без җыймасак, кем җыяр?»: «Олы Ачасыр авылында өмә узды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Без җыймасак, кем җыяр?»: «Олы Ачасыр авылында өмә узды

Олы Ачасыр авылында яшәүчеләр бердәм булып чисталык өмәсенә чыкты.

«Авылның чисталыгы — үзебездән тора», — дигән гади, тик тирән мәгънәле җәмәгать принцибын истә тотып, халык урамнарны, ишегалдын һәм җәмәгать урыннарын чүп-чардан арындырды

– Бүген берәү дә иренмәде. Бераз гына булса да өмә ясап, авылның йөзен яңартып алдык. Һәркем үз өлешен кертте: кем себерке тотты, кем көрәк тотты, кем капчыкларга чүп тутырды. Эш күп түгел иде, ләкин нәтиҗәсе күренеп торды, – дип сөйли Олы Ачасыр авылы мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова, – Без җыймасак, кем җыяр инде чүп-чарны? Авылның пөхтәлеге — һәр кешенең шәхси җаваплылыгы. Шуңа күрә бер-беребезнең хезмәтен хөрмәт итәргә, әйләнә-тирәне пөхтә тотарга чакырабыз. Кеше хезмәте — олы хезмәт. Азмы-күпме башкарылган эшнең дә бәясе зур!

Чисталык безнең көндәлек гадәтебезгә әверелсен!


Нет комментариев