Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бердәмлектә — көч: Кече Шырданда зур өмә узды

Авылдашларыбыз бергәләп мәдәният йорты янындагы чисталыкны барлау һәм территорияне төзекләндерү өчен өмәгә җыелды.

Бакча эшләре кызу барган чор булуга карамастан, вакыт табып килгән һәркемгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез!

Егетләр һәм кызлар бергәләп зур эш башкарды: чокыр буена каштан агачы утыртылды, чүп-чар җыелды, асфальт себерелде һәм җирләр тырмаланды. Мәдәният йорты территориясен чәчәкләр дә ямьләп китте әле. Бакчабызны бизәр өчен үз бакчаларыннан ирис чәчәкләре алып килгән Асия апа Гобәйдуллинага, Рузалия апа Хәкимовага һәм бархатцы чәчәкләре биргән Лилия апа Хәйруллинага аерым рәхмәтебезне белдерәбез!

«Алга таба да шулай бердәм булып, ярдәмләшеп яшик!» — дип уртаклаша Кече Шырдан мәдәният йорты җитәкчесе Рамил Шакиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев