Батырларны хөрмәтләү, җыр-моң һәм шигырьләр: Олы Шырданда Авыл көне узды
Болгар бабаларыбыз килеп урнашкан тарихи төбәктә, «Әкәмәт» чишмәсе буенда узган бәйрәмгә авылдашлар һәм кайткан кунаклар агылды. Алар авыл урамнарын тутырып, аллы-гөлле күлмәкләрен җилфердәтеп, бәйрәм мәйданына ашыкты.
Барлык уңайлыклар тудырылып, матур итеп бизәлгән мәйдан кунакларны җыр-моң белән каршы алды. Бәйрәмнең авыл уртасында узуы да халыкта зур кызыксыну уятты. Сәүдә нокталары эшләп торды, плов, шашлык, балалар өчен төрле тәм-томнар, уенчыклар, батутлар әзерләнгән иде.
Традиция буенча бәйрәмнең төп иганәчесе Закиров Ислам Искәндәр улы авыл тормышында актив катнашучыларны хөрмәтләде. Элекке еллардагы Сабантуй батырларына, махсус хәрби операциядә катнашып һәлак булган егетләрнең әниләренә һәм тормыш иптәшләренә, шулай ук дүрт елдан артык илебез иминлеге өчен хезмәт итүче Каюмов Илшат Илдар улының әнисенә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм буе уеннар да, җыр-моң да тынмады. Авылдашларыбыз Сәвия Харунова, Ленар Сафиуллин һәм Рәдиф Шакиров үзләренең матур чыгышларын бәйрәм кунакларына бүләк итте. Авылыбызның шагыйре, өч китап авторы Ирек Сафин да үзенең шигырьләрен укып, тамашачыларның күңеленә хуш килде.
Бәйрәмнәребез мөбарәк булсын! Дөньяларыбыз тыныч, күк йөзе һәрчак аяз булсын. Барлык авылдашларыбызга, читтә яшәгән һәм бәйрәмгә кайткан кунакларыбызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм бәрәкәт телибез!
Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев