Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Башлыктан – «дүртле», хәзрәттән – «бишле»

Күгеш авыл җирлегенең хисап сессиясендә Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты

Башлык үзе булгангадырмы, сессия эшендә катнашучылардан бер сорау да булмады. Ә менә теләк булды: «Хөрмәтле Михаил Павлович! Сезнең безнең җирлеккә килүегезгә без бик шат, ел саен шулай килергә тырышыгыз!» – диделәр. Шуңа күрә артык сораулар да яудырып, ялыктырмадылар. Хәл ителергә тиешле мәсьәләләрнең барысы да җирлек башлыгы Альберт Гатауллинның хисап чыгышында ярылып ята иде.


Сессиянең хәзер шундый яңа, матур, иркен күп функцияле үзәк бинасында узуы бе­лән дә күңелле. Элекке­ге, идәннәре ишелә бар­ган, күпме җылытсаң да җылына алмаган ис­ке клубларын әле дә онытып булмый. Ә мондагы шартлар белән эшлисе дә эшлисе генә, җыеннарны да уздырып кына торасы килерлек. Тик өч авылны берләштергән җирлектә яшәүчеләр бу чарага күпләп җыелган иде дип әйтерлек булмады. Юкса, башлык булып башлык килсә дә. Ә менә яшәүчеләрнең үзләренең башлыгына хөрмәте дә, ышанычы да нык сизелеп тора. Алар моны үзләре дә ачыктан-ачык җиткерә. Чөнки ни әйтсәләр дә, иртәме-соңмы ул проблема хәл ителми калмаячагын, йә булмаса, үзәктәгеләргә, яисә тиеш­ле ведомстволарга җиткереләсен беләләр.


Шулай да, җирлек 2022 елны ничек уздырган, нинди нәтиҗәләре, уңыш­лары һәм хәл ителә­селәре бар соң? Авыл авыл инде ул, шәһәрдән ерак урнашкан. Димәк, юллар төзекләндерү, су, чүп, этләр проблемасы бу тирәне дә читләтеп узмыйдыр. Өстәвенә, махсус хәрби операция һәм мобилизация Күгеш җирлеген дә әйләнеп үтмәгән. Җирлек башлыгы чыгышын нәкъ шул мөһим темадан башлап җибәрде дә. Халык әлеге операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән һәм чын йөрәктән 144 меңнән артык суммада акча җыеп тапшырган.


Әлбәттә инде, авыл халкын хәзер үзсалым акчасы да бик коткара. Бу хакта башлык һәр тиененә кадәр хисап тота:
Ике елның акча суммаларын кушып, юл эшлә­рен башкарырга аукцион оештырылды. Җиңгән оеш­ма июль-август айларында Айдар авылының Ленин урамына – 150 метр, Яңа урамга – 337 метр ­(1 405 106,38 сум), Күгеш авы­лының Яңа, Совет, Мәктәп алды, Вахитов, Тукай һәм Үзәк урамнарына –­ 725 метр озынлыкта (1 724 023,20 сум), Әрәдә 270,920 сумлык юл төзелде. Әмма....

 

Дәвамын газетабызның 3 февраль саныннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев