Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Балалы йорттан бәхет бөркелә

Кайчандыр бала-чага тавышыннан гөрләп торган авыл өйләренең күбесендә бүген тынлык.

Бишәр, сигезәр балалы гаиләләрдә тормыш кайнап торган чаклар бар иде дип, бүген сагынып искә алырга гына кала. Яшьләрнең күбесе мәктәп бетергәч калага агыла шул. Төпчек нигезне саклап, төп йортта калырга тиеш дигән төшенчә дә югалып бара кебек.

Бишнә авылында яшәүче Сәгъдиевлар гаиләсендә дә балалар саны аз түгел. Бишәү! Һәм бишесе дә кыз. Ә кызларны, билгеле булганча, үсеп буйга җиткәч тотып торам димә инде син. Язмыш җилләренең кай тарафка илтүен берәү дә алдан белми. Бүгенге язмам геройлары Зөлфирә апа белән Рәшит Сәгъдиевлар бер-бер артлы кызларын кияүгә биреп, зур тормыш юлына озатканда бер яктан сөенсәләр, икенче яктан зур өйдә ялгыз калдык дип, беркемгә дә сиздерми генә көенеп тә куйганнардыр әле. Хәер, юкка...

Зөлфирә апа Көектә туа, бүген бу авыл юк инде. Өченче сыйныфка кадәр биредә белем алгач, укуны Бишнәдә дәвам итә, 8нче классны Күлбашта тәмамлый. Шулай ук күп яшьләр кебек Зөлфирә апа да шәһәргә китә, Казан җитен комбинатында эшли. Биш ел аз вакыт түгел инде ул, күңеле каланы үз итмәгәч, кайта. Кармыш авылы егете Рәшит абый белән гаилә корып җибәрәләр. Бишнә совхозында фермага лаборант булып урнаша. Бер-бер артлы балалары туа. Җиде еллап Кармыш авылында яшәгән гаилә Бишнәгә совхоз йортына күченә. Зөлфирә апа фермада сыер да сава, бозаулар да карый, пекарняда да эшли. Ә Рәшит абый гомере буе шофер була. Аны бүген дә машинасыннан башка күз алдына китерүе авыр. Күпме совхоз директорын гына йөртә ул! Без килгән көнне дә, машинасына нидер алырга дип, шәһәргә киткән иде. «Техника җене кагылган, аның өчен машинасы һәрвакыт төзек һәм идеаль тәртиптә булсын», – дип көлә якыннары да.


- Биш кыз таптым дип сөенеп туя алмыйм. Әлбәттә, биш бала алып кайтырмын дип уйламаган идем. Аның каравы кияүләрем үз улларым кебек якын. Әйе, Рәшит яшь чакта малай көткәндер, анысын яшермим. Ключида дүртенче кызымны тапкач, хәл белергә дә килмәде...

 

Язманың дәвамын газетабызның 19 май санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев