Балачак хыялы – гомерлек һөнәр: Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова
Балачак — ул хыяллар канатланган вакыт. Кемдер космонавт, кемдер табиб булырга хыяллана, ә кечкенә Рәзинәнең күңелен балачактан ук сәхнә, җыр-моң һәм туган авылының мәдәни тормышы җәлеп итә.
Бүген без горурлык белән Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова турында сөйлибез. Аның балачактагы кечкенә кыз хыялы чынга ашты — ул үз тормышын мәдәният дөньясы белән тыгыз бәйләде.
2003 елдан алып Рәзинә Сәйфетдинова үзенең бөтен көчен, күңел җылысын авыл мәдәниятен үстерүгә багышлый. 20 елдан артык вакыт эчендә мәдәният йорты авылның чын рухи үзәгенә әверелде. Аның җитәкчелегендәге һәр чара, һәр бәйрәм халык күңелендә якты истәлек булып кала.
Мәдәният хезмәткәре булу — ул һөнәр генә түгел, ул — яшәү рәвеше. Рәзинә ханымның үз эшенә булган мәхәббәте, ныклылыгы һәм иҗади илһамы соклану уята.
Аның әле бүген дә бер хыялы бар. Ул – Галиәсгәр Камал исемендәге театр бинасы сәхнәсендә театр уйнап карау. Хыяллар безне яшәтә. Хыялсыз кеше канатсыз кош диләр, хыялларыгыз чынга ашсын, Рәзинә ханым!
Без сезгә алга таба да яңа иҗади уңышлар, саулык-сәламәтлек теләп калабыз!
Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев