Бүген — көзге көн белән төн тигезләшкән көн, Сөмбелә бәйрәме. Күпләр аны җәй белән хушлашып, алтын көзне каршы алу чоры дип кабул итә.
Бу көнне без «Хәзинә» кызлары белән урманга сәяхәткә чыктык. Көзнең гүзәллеге һәр адымда — басу-кырларда, агач-куакларда, кыр чәчәкләрендә, үләннәрне сарган пәрәвез җепләрендә чагыла.
Елмаеп баккан кояш нурлары күңелләрне иркәли. Табигать искиткеч! Коелган яфраклар арасында төрле гөмбәләр баш калкыткан, ә кып-кызыл булып янып утырган гөлҗимеш куаклары үзенә әллә кайдан җәлеп итеп тора.
- Гөлҗимеш җимешләрен чиләкләребезгә тутыргач, табигатькә рәхмәтебезне әйтеп, күңелләребезгә матур тәэсирләр алып, кайтыр юлга кузгалдык, – дип яза Бакырчы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Сәлахиева.
Нет комментариев