Бакырчыда Холокост дәресләрен белү турында тематик әңгәмә уздырылды
27 гыйнвар – Холокост корбаннарын искә алу көне. 1945 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Освенцим концлагерен (хәзерге Польша территориясендә) азат итә.
Бу көн Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне итеп, 2005 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән билгеләнә. Әлеге документны кабул итәргә Израиль, Канада, Австралия, Россия, Украина, АКШ илләре тәкъдим итә, аларга тагын 90нан артык ил кушыла.
Дөнья тарихында “Холокост” дип, 1941-1945 еллардагы Икенче Бөтендөнья сугышында Өченче рейх тарафыннан төрле милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасен атыйлар. Холокост – инглизчәдән һәм борынгы грек сүзеннән “ут белән юк итү” дигәнне аңлата. Икенче Бөтендөнья сугышына кадәр үк Германиядә кешенең милләтенә карап эзәрлекләүләр башланудан бигрәк тә яһүдләр зур зыян күрә. Аерым бер милләтләрне юкка чыгару сугыш барышында яулап алынган территорияләрдә дә дәвам итә. Освенцим концлагере ул чордагы меңләгән “үлем лагерьләре”нең берсе була.
“Холокост дәресләрен белү барыннан да элек мондый геноцид җирдә кабатланмасын өчен кирәк. Ә миллионлаган гаепсез кешеләр гомерен өзә торган мондый вакыйгалар кабатланмасын өчен, без милләтенә, диненә һәм башка аермаларга карамаска, башка кешеләргә түземле булырга тиеш. Бу хакта онытырга ярамый, без бу турыда балаларыбызга, оныкларыбызга аңлатырга тиеш”.
Бакырчы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Сәлахиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев