Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бакырчыда театр бәйрәме: «Пар аккош» спектакле тамашачылар күңелен яулады

27 март — Халыкара театр көне. Бу көн бөтен дөньяда театр сәнгатенә ихтирам йөзеннән билгеләп үтелә. Театр — яктылыкка, нурга илтә! Әлеге матур дата уңаеннан Идел аръягы мәдәният йортлары һәм клублары каршында эшләп килүче үзешчән театраль коллективларның II район смотр-конкурсы старт алды.

Конкурс кысаларында Бакырчы авылы ханымнары тамашачыларга Гөлшат Мөхәммәдшинаның «Пар аккош» спектаклен тәкъдим итте. Вакыйга бүгенге көннәрдә картлар һәм инвалидлар йортында бара. Әсәрнең темасы соңгы елларда еш кына күзәтелә торган мөһим проблеманы алып язылган.

Рольләр шулкадәр туры китереп бүленгән иде ки, үзешчән артистларыбыз тамашачыны елатты да, көлдерде дә. Спектакльне авылдашлар бик җылы кабул итте, алкышларга күмде. Бу — артистларның осталыгына, әсәрнең көчле эмоциональ тәэсиренә ия булуына дәлил.

5 күренештән торган драма әсәрен башкарган ханымнар исемлеге:

  • Энҗе Исмәгыйлева

  • Рәмзия Габдрахманова

  • Рүзилә Сафиуллина

  • Рүзилә Хафизова

  • Рания Борһанетдинова

  • Фәнзилә Бикмуллина

  • Ләйсән Шәйхетдинова

  • Рәмзия Салахиева

Бакырчы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Сәлахиева үз чиратында ханымнарга олы рәхмәтен белдерде:

«Кызлар, Аллаһының рәхмәтләре яусын, Сезгә! Сәламәт булыгыз, гаиләгездә иминлек булсын, эшләрегез гөрләп барсын! Киләчәктә дә бергә, бердәм булып авылыбызны күрсәтергә, яшәтергә насыйп итсен Раббыбыз».

Бакырчы мәдәният йорты каршында эшләп килүче үзешчән театраль коллектив үзенең югары осталыгын, коллективтагы бердәмлекне һәм театр сәнгатенә булган ихлас мөнәсәбәтен исбатлады. «Пар аккош» спектакле район смотр-конкурсында лаеклы чыгыш булды һәм тамашачылар тарафыннан бик яратып, җылы кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев