Бакырчыда асфальт нәни рәссамнар өчен иҗат мәйданчыгына әверелде
16 июль – Асфальтта рәсем ясау көне.
Төсле акбурлар белән,
Асфальтта рәсем ясыйм.
Кояш, күк йөзе, болытлар,
Өй һәм зур салават күпере...
Шушы матур бәйрәм уңаеннан Бакырчы авыл клубы территориясендә балалар белән күңелле рәсем ясау чарасы үткәрелде.
Бу көнне асфальт нәни рәссамнар өчен иҗат һәм хыял дөньясына әверелде. Төсле акбурлар белән коралланган балалар зур теләк, шатлык һәм илһам белән үзләренең кабатланмас рәсемнәрен тудырдылар. Асфальтта йортлар, чәчәкле аланнар, диңгез һәм көймә, күбәләкләр, танклар һәм башка матур образлар пәйда булды.
- Асфальтта рәсем ясау – балалар өчен күңелле шөгыль генә түгел, ә иҗади сәләтләрен үстерү, әйләнә-тирә дөньяны танып белү мөмкинлеге дә. Гадәти булмаган бу бәйрәм һәркемгә күтәренке кәеф, онытылмас тәэсирләр һәм күп кенә уңай эмоцияләр бүләк итте, - дип сөйли Бакырчы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Сәлахиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев