Бакырчы мәдәният йортында Укытучылар көне уңаеннан балалар өчен үзенчәлекле мастер-класс узды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бакырчы мәдәният йортында Укытучылар көне уңаеннан балалар өчен үзенчәлекле мастер-класс узды

Балалар кәгазь салфеткалардан матур чәчәкләр ясарга өйрәнделәр.

Мастер-класста катнашучылар чәчәк ясауның барлык этапларын үзләре башкарып, тырышлык һәм иҗади осталыкларын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, төрле төстәге, күңелләрне сөендерерлек матур чәчәкләр барлыкка килде.

Әлеге чәчәкләрне кулларыбызга тотып, без лаеклы ялдагы мөгаллимнәребез — Рема апа Гыйбадуллина һәм Фирдәүса апа Гатауллинаның өйләренә барып, аларны Укытучылар көне белән котладык.

Укытучы — һәр кешенең тормышында үзенчәлекле урын алып торган изге һөнәр иясе. Алар безгә белем генә түгел, тормыш юлын сайларга, яхшылыкка, сабырлыкка һәм кешелеклелеккә өйрәтә.

Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете һәм озын гомер телибез! Һәр көнегез укучыларыгызның рәхмәте һәм ихтирамы белән бизәлсен!

Укытучылар көне белән! Бәйрәмегез котлы булсын!

Бакырчы авылы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Сәлахиева


Нет комментариев