Бакырчы мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен махсус фольклор сәгате оештырды
Россиядә милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклауга һәм үстерүгә багышланган Бердәм фольклор көне билгеләп үтелде.
Әлеге күркәм бәйрәм кысаларында Бакырчы мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен махсус фольклор сәгате оештырды.
Чара барышында нәниләр халык иҗатының җәүһәрләре белән таныштылар:
Халык зирәклеге: Ата-бабаларыбыз бала тәрбияләгәндә кулланган санаулар, әйтемнәр һәм өндәүләрне искә төшерделәр.
Җырлы-биюле уеннар: Балалар зур дәрте белән барсына да таныш «Кәрия-Зәкәрия», «Кабыргалы-тамчылы» һәм «Казларым, казларым кайтыгыз» уеннарында катнаштылар.
«Әлеге чара ярдәмендә балалар халык милли мәдәниятенең үзенчәлеге һәм төрлелеге турында белделәр», — дип хәбәр итә Бакырчы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Сәлахиева.
Милли мирасыбызны онытмыйча, яшь буынга җиткерүегез өчен рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев