Бакырчы, Юынчы һәм Акъегет халкы бәйрәм көннәрен нәтиҗәле уздырган – өч авылда да өмә оештырып, зират өсләрен тәртипкә китергәннәр
Көздә иренмәсәң – язын чиста
Озын бәйрәмле яллар артта калды. Кемнәрдер аны гадәти көннәр кебек кенә уздырды, кемнәрдер тирә-юньгә бәйрәм исе таратып, тиз генә шашлыгын кыздырып алды, мунча чабынды. Ә кемнәрдер игелекле гамәлләр кылып, савап алды.
Күпчелек авылларда тирә-ягыбызны язын гына җыештыру гадәткә кергән, ә бит бу эш көзен дә күзгә ташланып тора. Әлбәттә, тиздән кар астында калачак инде алар. Тик, хәзер иренмәсәң – язын җиңелрәк тә, чистарак та булачак.
Бакырчы, Юынчы һәм Акъегет халкы бәйрәм көннәрен нәтиҗәле уздырган – өч авылда да өмә оештырып, зират өсләрен тәртипкә китергәннәр.
Адәм баласының соңгы йорты – зират. Бүген яшәгән йортыбыз ничек чиста булса, зиратларыбыз да җыештырылган, аның кабер рәшәткәләре буялган булырга тиеш. Моның савабы да әйтеп бетергесез, – ди Акъегет имамы Фиргать хәзрәт Биктаһиров.
«Бездә Бердәмлек көне менә шулай нәтиҗәле узды!» – ди акъегетлеләр.
«5 ноябрь көнне авыл зиратында өмә булып узды. Зиратны чистартуда катнашучыларга бик зур рәхмәт!» – ди Бакырчы авылы имамы Әнәс хәзрәт Закиров.
Юынчы егетләре дә бәйрәмне күмәк эш белән билгеләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев