Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бакырчы авылында Халыкара өлкәннәр көнен билгеләделәр

Әйе, нәкъ шигъри юллардагы шикелле кеше гомеренең дә үз фасыллары бар шул. Олы тәҗрибә туплаган, гыйбрәтле һәм мәгънәле тормыш юлы узган, бәхет-куанычлар белән бергә кайгы-хәсрәтен дә йөрәк аша кичергән өлкәннәребез алдында баш ияргә кирәк бүген безгә.

Гомер көзе нигә шулай икән,
Табигатьнең үзе шикелле
Ак каеннар саргайганнар инде,
Тик шулай да нинди сөйкемле.

Әйе, нәкъ шигъри юллардагы шикелле кеше гомеренең дә үз фасыллары бар шул. Олы тәҗрибә туплаган, гыйбрәтле һәм мәгънәле тормыш юлы узган, бәхет-куанычлар белән бергә кайгы-хәсрәтен дә йөрәк аша кичергән өлкәннәребез алдында баш ияргә кирәк бүген безгә.

Октябрь аеның беренче ункөнлеге – өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Бүгенге бәйрәм кичәбезне без өлкән буынга багышлап оештырдык. Күп еллар инде, социаль хезмәткәрләр Алия Мостафина, Мәдинә Хәйруллина, Зөһрә Сәлахиева клуб хезмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә чәй табыны әзерләргә булышалар.

- Бәйрәм уңаеннан барыгызга да тазалык-саулык, озын гомер телим. Гаиләләрегездә кадерле кеше булып, балаларыгызның, оныкларыгызның уңышларына сөенеп яшәргә насыйп итсен! – дип сөйли Бакырчы клубы мөдире Миләүшә Сәлахиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев