Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бакырчы авылында футбол турниры узды

18 июль көнне Бакырчы авылында чын спорт бәйрәме булып узды! Биредә 16 яшькә кадәр балалар арасында футбол турниры оештырылды.

Турнирда барлыгы 6 команда катнашты:

  • Күгеш,
  • Күгәй,
  • Мулла иле,
  • Сүнчәләй һәм хуҗалар — Бакырчы авылыннан 2 команда.

Егетләр ахыргача көрәштеләр, үз авылларының намусын лаеклы якладылар!

Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

  • 1 урын — Бакырчы командасы
  • 2 урын — Мулла иле командасы
  • 3 урын — Сүнчәләй командасы

Әлеге зур чараны оештыручыларга аерым рәхмәт сүзләре җиткерәбез! Алар мәйданны тиешле дәрәҗәгә китерү өчен бик күп көч куйганнар. Уенчылар, кунаклар һәм авылдашлар өчен сый тулы чәй табыны корылган иде, ә кайнар пылау һәркемнең күңеленә хуш килде.

Йөрәктән чыккан рәхмәтләребезне бу бәйрәмне оештырырга булышкан хөрмәтле спонсорларыбызга — Әлфия Бахтияровага һәм Бакырчы авылы мәчетенә юллыйбыз! Сезнең ярдәм нәтиҗәсендә балалар онытылмаслык мизгелләр җыйды.

Барлык катнашучыларны һәм җиңүчеләрне котлыйбыз! Сез — авылыбызның горурлыгы! Егетләргә алга таба да яңа спорт үрләре һәм зур җиңүләр телибез! 

Бакырчы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Сәлахиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев