Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бәчектә ФАП төзелә

Бәчектә бу көннәрдә кызу төзелеш эше бара.

Биредә яшәүчеләрнең, авыллары зур булмаганлыктан, бу турыда хыялланырга да кыймаган теләкләре чынга ашып ята – фельдшер-
акушерлык пункты бинасы түбә астына кергән.
 

– Бу безнең өчен Җиңү бәйрәменә бик зур бүләк инде, –дип шатлыклары белән уртаклаша Түбән Урысбага җирлеге башлыгы, Бәчек авылы имамы Хәйдәр Сибгатуллин. – Район башлыгы Михаил Афанасьевка зур рәхмәтләребезне әйтәбез. Ул безнең гозеребезне тыңлады, юк, булмый, дип сызып атмады. Шундый халык мәнфәгатьләрен исәпкә алып эшләгән прог­раммалар булдырган өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт. Авыл бит ул, зурмы, кечкенәме, барыбер яши, кешеләренә бөтен төр хезмәтне күрсәтергә кирәк. Үзебездә ФАП булу – ул инде зур эш бүгенге көндә һәм без моңа чиксез шат. Хәзер бинасы корылып бетә, аннары тирә-юнен тәртипкә китереп, матурлыйсы кала. Алда җәй, Аллаһ боерса барысы да эшләнер!🙏🙏

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев