«Авылымның күренекле шәхесләре»: Күгәйдә туган якны өйрәнү сәгате узды
Туган җир, туган як, туган авыл... Һәркем өчен изге, газиз, кадерле ул. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истәлекле урыннары, горурланырлык күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйлиләр.
Күгәй авылында туган якны өйрәнү сәгате узды. Бу чара балаларны үз авылының милли йолалары, күренекле шәхесләре белән таныштыру, туган якның табигатенә карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Шулай ук табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт тудыру, кеше тормышында туган авылның тоткан урыны, әһәмияте турында төшенүләрен тирәнәйтү юнәлешендә эш алып барылды.
Чара барышында балалар авылның данлыклы уллары һәм кызлары – галимнәр, язучылар, сынчылар, укытучылар, табиблар, авыл хуҗалыгы алдынгылары белән танышты. Һәрбер шәхеснең тормыш юлы, казанышлары, туган авылга булган мәхәббәте турында кызыклы фактлар ишетелде.
- Шундый шәхесләрне бүләк итүче туган ягыбызның шифалы туфрагына без бик рәхмәтлебез. Алар безгә үрнәк булып тора, аларның исемнәре авылыбыз тарихында мәңге сакланыр. Бу очрашу балалар күңелендә туган якка мәхәббәт, горурлык хисләре уятты, – дип язалар Күгәй мәдәният йорты ВК төркемендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев