Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Авылның киләчәге – бердәмлектә һәм игътибарда: Карагуҗа авылында халык җыены булып узды

Җыенда төрле мәсьәләләр каралды, авыл халкын борчыган сорауларга җаваплар бирелде.

Автор фотосы

Проблемалар ачыктан-ачык әйтелде, аларны чишү юллары турында саллы сөйләшү барды. Чара ахырында җылы сүзләр, рәхмәтләр һәм бүләкләүләр белән җыен күңелле генә тәмамланды. Без дә йөрәктән чыккан рәхмәт сүзләребезне җиткердек.

Иң беренче чиратта, авылыбызның җирле үзидарә җитәкчесе Гөлчәчәк Исмәгыйлевага тирән хөрмәтебезне белдердек. Гөлчәчәк – безнең авыл өчен алыштыргысыз кеше. Кыска гына вакыт эчендә асфальт юл салынды, урамнар яктыртылды, балалар мәйданчыгы төзекләндерелде. Кайчан гына мөрәҗәгать итсәң дә, йомшак тавышы, җылы сүзе, төпле киңәше, ихлас ярдәме белән сокландыра ул. Мондый җитәкчеләр хәзер сирәк. Киләчәктә дә саулыкта-шатлыкта, мул тормышта яшәргә язсын үзенә.

Карагуҗа авылының Мәктәп урамында ике катлы өч йорт урнашкан. Шуларның өченче йортында яшәүчеләр исеменнән тагын бер оешмага рәхмәт белдерәсебез килә. Ул – «Раифа» торак-коммуналь хезмәт күрсәтү оешмасы. Оешма директоры Елена Кульковага, участок мастеры Дамир Закировка, слесарь Рафаэль Сафинга, шулай ук Илнур Харисовка, Радик Галиуллинга, Рәдиф Хәйруллинга, Рөстәм Гайнетдиновка аерым рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бәйрәм көне булсынмы, ял көнеме – кайчан гына мөрәҗәгать итсәк тә, алар тиз арада килеп җитә, уен-көлке сөйләшә-сөйләшә, эшне җиренә җиткереп башкара. Ничә еллар дәвамында бер генә тапкыр да зарланганнарын ишетмәдек.

Күңелдә аеруча истә калган бер вакыйга бар. Бер елны, 31 декабрьдә, су торбасы шартлады. Яңа елны сусыз каршыларбыз инде дип борчылган идек. Әлеге егетләр ярты сәгать эчендә килеп җитте. 30 градус салкында өч сәгатьтән артык эшләп, аварияне юк иттеләр. Без аларга ихлас күңелдән рәхмәт укыдык.

Киләчәктә дә барысына да ныклы сәламәтлек, сабырлык, гаилә иминлеге, мул тормыш телибез. Янәшәдә шундый кешеләр булганда, яшәү күпкә күңелле.

Әлфия Минһаҗева. Карагуҗа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев