Авыллардан килгән ярдәм бердәмлекне яктырта
Илебездә махсус хәрби операция барганда, райондашларыбыз да читтә кала алмый. Норлат авылында оешкан «Өмет» волонтерлар штабы ярдәм җыюны дәвам итә.
Илсөя Садыйкова фотосы
Изге күңелле кешеләрне берләштерүче төп максат – егетләребез исән-сау булып, тизрәк туган якларына кайтуы. Әлегә күпләр шунда һәм алар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Җылы киемнәр, азык-төлек һәм башка кирәкяракларны җыю мөһим.
Октябрь аенда «Өмет» штабы белән «Бүреләр» ирекле отряды элемтәгә чыга. Алар бәрәңге җыеп тапшыруны үтенеп сорый. Ул вакытта 50 капчык бәрәңге җыеп тапшыралар, аеруча танайлылар активлык күрсәтә. Хәзер тагын шундый гозер килеп ирешә.
– Казандагы «Сугышчыларга ярдәм» оешмасыннан шалтыраттылар. Салкыннар башланды, каян алырбыз һәм ничек җыеп тапшырырбыз дип, бик борчылган идек. Бу хакта авыл башлыкларына хәбәр иттем. Ышанасызмы, юкмы, Олы Ачасыр башлыгы иртән 25 капчык бәрәңге әзерләп алып килде, бер көн эчендә җыелган бит ул! Татар Танае, МамадышӘкил, Күгеш, Бәчек, Урысбага, Бакырчы, Күгәй, Татар Әҗәле авыллары халкы, Михайловлар гаиләсе, «Марал фермасы» хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтлебез. Әйе, кайвакыт авыр сүзләр ишетергә туры килә. Тик битараф булмаган, олы йөрәкле кешеләр безнең арада күбрәк. Менә шунысы сөендерә һәм безгә алга таба да рухланып, җиң сызганып эшләргә көч бирә. Авыл башлыкларының ярдәмчел булулары да бик зур роль уйный. Алар булмаса, халыктан шундый күп ярдәм җыя алыр идекме?! 20–25 капчык булса да, шәп булыр иде, дип уйлаган идек. Ә хәзер 200дән артык җыелды. Шулай ук, консервланган яшелчә, җиләк җимешләр, җылы оекбашлар да тупланды. Барчагызга да Аллаһның рәхмәте яусын, – ди Роза Ягудина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев