Авыл үсеше һәм бердәмлек: Олы Якедә хисап сессиясе узды
Ниһаять, Олы Яке авылы хисап сессиясенә дә чират җитте. Биредә ул һәрвакыт җанлы һәм кызу уза. Чөнки җирлек башлыгы Фирая Фәйзуллина – иң актив җитәкчеләрнең берсе, ә халкы бердәм, тырыш һәм туган авылының киләчәктә үсешенә битараф түгел: кызыксынып тыңлый, сорауларын бирә, гозерен җиткерә, тәнкыйть булса, яшерми. Якелеләр баскан җирләреннән ут чыгара!
Илсөя Садыйкова фотолары
Сессия эшендә район башлыгы Михаил Афанасьев, прокурор Дмитрий Ерпелев һәм башка җитәкчеләр катнашты. Фирая Фәйзуллина тулы һәм эчтәлекле чыгышы аша җирлекнең яшәешен яктыртты, проблемаларын җиткерде, киләчәккә бурычлар билгеләде.
САННАР НИ СӨЙЛИ
Авыл җирлегенең 5 авылында 514 йорт һәм 346 хуҗалык теркәлгән, шуларның 160ында дачниклар яши. 2026 елның 1 гыйнварына 873 кеше пропискада тора. Узган ел 4 бала туган, 10 кеше вафат булган.
2025 елда узара салым акчасына шактый эшләр башкарылган.

Кайберләренә тукталыйк:
ОЛЫ ЯКЕ
- Чураби урамына контейнер мәйданчыгы куелган;
- зират территориясе төзекләндерелгән;
- скверга чәчәк савытлары ясалган;
- кышын юл чистартуга тотылган.
- «Безнең ишегалды» программасы буенча 2 катлы йорт алды ремонтланган.

КАРАТМӘН
- су башнясы тирәсе әйләндереп алынган; ;
- авыл башына урам утлары куелган.
УРАЗЛЫ
- тукталыштан Нагорная урамы башына кадәр ут баганалары куелган;
- чүп мәйданчыгы яңартылган.

ҮТӘНГЕШ
- 32500 сум юлларны кардан чистарту өчен каралган.
НИКОЛЬСКОЕ
- сквер төзелә башлаган, бу эш быел дәвам итәчәк.

Моннан тыш, өстәмә керем акчасына һәм район ярдәме белән Уразлыда күпер салынган, юл төзекләндерелгән, Мостовая урамына асфальт түшәлгән. Каратмәндә клуб төзелеше тәмамланган, Олы Якедә су башнясы куелган һәм башкалар.

– Район башлыгы Михаил Афанасьевка ярдәме өчен без чиксез рәхмәтле, – ди Фирая Фәйзуллина. – Алга таба да бу юнәлештә эшләрне дәвам итәчәкбез. Чишмәләрне төзекләндерү, юлларны тәртипкә китерү – өстенлекле максат. Әмма безнең авыл жирлеге генә чишә алмаган проблемалар да бар. Высотная урамында яшьләр йорт сала, юл кирәк. Петьялка елгасын чистарту һәм киңәйтү мөһим. Янгын сүндерү депосы төзү, Уразлыда су торбаларын алыштыру, Үтәнгеш авылына юл салу кебек зур эшләрне тормышка ашырасы иде. Петьялка елгасы язын берничә хуҗалыкка һәм крестьян фермерларга хәйран гына зыян сала. Бу елганы тирәнәйтү максатыннан 1200000 сумлык проект эшләнде, Экология министрлыгы буенча 2027 елга планга кертелгән.

Олы Яке җирлегеннән махсус хәрби операциягә 10 егет киткән, шуларның 5есе батырларча һәлак булган. Авылдашлары солдатларыбызның исән-сау әйләнеп кайтуларын зарыгып көтә, бердәм авыл халкы һәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзер. Хәрби операция башланганнан бирле шактый гуманитар ярдәм күрсәткәннәр: маскировка челтәрләре бәйләнгән, азык-төлек һәм кием-салым тупланып җибәрелгән. Хәзер дә бу изге эштә авыл халкы күңел кушканча актив катнаша, дип сөйләде үз чыгышында волонтёр Флера Зәйнуллина.
Чулпан Гыйсмәтуллина видосы
(Кыскартып алынды)
Язманың дәвамын №9 (13.03.2026) санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев