Авыл көне карашәмлеләрне дә берләштерде
Әлеге бәйрәмнең төп оештыручысы һәм иганәчесе – Камил Хәмидуллин.
– Камил абыйга бик зур рәхмәтебезне белдерәбез! Бәйрәмебез оешкан төстә күңелле узды. Авыл халкы бик канәгать булып калды, – дип сөйли Рус Әҗәле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Семахина.
Кичен исә Камил Хәмидуллинның абыйсы Равил Хәмидуллин истәлегенә милли көрәш уздырылды. Киеренке ярыштан соң иң көчле егетләр өч урынны бүлеште.
- I урын – Айдар Әхмәтов (Яшел Үзән);
- II урын – Айнур Салаватов (Айдар);
- III урын – Эдуард Менделуц (Рус Әҗәле).
Егетләрне котлыйбыз! Ә бәйрәмнәр күптән күрешмәгән якташларны очраштыра, рәхәтләнеп ял иттерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев