Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Ата назыннан мәхрүм булдым. Бүген дә читтә кала алмыйм»

Норлат авылының «Өмет» волонтерлар штабына ярдәм итәргә олысы да, кечесе дә йөри. Монда яшь чикләве юк, ә йөрәк кушуы буенча киләләр. Иң өлкән волонтерларның берсе – Фәния апа Ганиевага 88 яшь.

Илебездә махсус хәрби операция барганда ул читтән генә күзәтеп утыра алмый. Чөнки сугыш ачысын үзен дә татыган кешеләрнең берсе ул. Әтисе яраланып кайткач та, терелеп аякка баскач, кабат яу кырына китә. Әмма туган ягына кайту насыйп булмый. Үлгәнлеге турында хәбәр дә Фәния апа гаиләсе яшәгән урамга иң беренче булып килә. 6 яшьлек кыз бөтен тирә-күршенең кайгы уртаклашырга керүен бүген дә хәтерли. Иң кадерле кешесенең каберен табалар, туфрагын алып кайтырга да насыйп була. Тик ата назына гомере буе сусап яши.

– Әти өчен 7 сум пенсия ала идек. Сугыштан соңгы авыр елларда сыер асрап көн күрдек. Хөкүмәткә салымын да, заданиесын да вакытында түләдек. Әни яшелчәчелектә эшләде. Мине дә чүп утарга үзе белән алып йөрде. Сыер һәм бәрәңге безне ачлыктан алып калды. Үзебез дә тырыштык, хезмәт белән тәрбияләнгән буын, – дип сөйли язмам герое.

Урта мәктәптән соң ательега эшкә урнаша. Әтисен сугышта югалткан кыз буларак, аны тегү буенча практик мәктәпкә укырга җибәрәләр. Гомере буе эшле һәм ашлы иткән һөнәргә нәкъ менә ул шунда өйрәнә.

Фәния апа олы яшьтә булса да, үткән яшьлек елларын бүгенгедәй күз алдына китереп, һәр мизгеленә кадәр хәтерли. Ире Равил абый белән танышуын аеруча бер җылылык белән сөйләде. 10 капчык бәрәңгене бакчадан алып кайтып, урнаштырып бирергә кирәк булгач, сельсоветта электрик булып эшләүче һәм ат җигүче Равилгә мөрәҗәгать итә. Егет каршы килми, бу эшне җиренә җиткереп башкара. Кызның егеткә күзе төшә. Армиядән кайткан гына, төз гәүдәле, чибәр, өстәвенә эшчән дә. Очраша башлыйлар, Яңа елны бергә каршылыйлар. Көзен туй ясап, кавышалар. 50 ел бергә гомер кичереп, ике кызларын тәрбияләп, бик матур, үрнәк гаилә булып яшиләр. Равил абыйның гына гомере кыска була.

«Тормышымда иң бәхетле вакыт – ирем белән парлап, балалар үстергән чак. Гомер бер мизгелдәй үтеп китте, бергә яшәгән чаклар нык сагындыра. Үзем күп сорамыйм, тик күңел 90ны көтә әле. Аллаһ күпме бирсә дә, мин риза. Яшел Үзәндә яшәүче кызым атна саен кайта, оныклар да минем өчен өзелеп тора. Үзем генә яшәсәм дә, шөкер, ялгыз түгелмен», – ди ул.

Фәния апаның йортын эзләп, авылдашларыннан сорагач, аптырап китүләренә гаҗәпләнгән идек. Моның серенә соңрак төшендек. Бүгенге язмабыз героеның ике исеме бар икән бит. Икенчесе – Сания.

– Гаиләдә миннән алда туган Фәния исемле кызның гомере кыска була. Әнием миңа, ашлы-сулы булсын дип, шушы ук исемне сайлый. Тик үсә төшкәч, миңа мулла Сания дип, икенче исемне куша. Сәбәбе – бакыйлыкка күчкәч, ике Фәния сәдака дип сүзләшмәсеннәр өчен. Шулай итеп, мин документта – Фәния, авылдашларның күбесе Сания дип дәшә, – дип аңлата Фәния-Сания апа.

Әңгәмәдәшем, мин өлкән яшьтә инде дип, кул кушырып утыра торганнардан түгел. Бүгенге көн яңалыкларыннан һәрчак хәбәрдар. Ата назын күрми үскән, «әти» дип дәшәргә тилмереп яшәгәнгә дә, минем дә өлешем керсен әле, яшь егетләр исән-сау кайтсыннар дип, көн аралаш комплекска йөри. «Эшкә барган кебек, күңелем гел шунда тарта. Азмы-күпме ярдәмем тия икән, мин бик шат. Теләк бер – егетләребезнең һәрберсе исән-сау гаиләләре янына кайтсыннар иде», – дип тәмамлады сүзен Фәния апа.

Фәния апа кебек тынгысыз өлкәннәребез күпләргә үрнәк. Менә шулай бердәм булганда авырлыкларны кичерүе күпкә җиңелрәк бит ул. Фәния апа Ганиевага да ныклы сәламәтлек, тыныч картлык һәм иминлек теләп саубуллаштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев