Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Аналар көне уңаеннан Мулла Иле мәдәният йортында “Ике аккош” спектакльен тәкъдим иттеләр

Аналар көне уңаеннан Мулла Иле мәдәният йортында “Шоңкар” театр коллективы, Кама Тамагы районында яшәп иҗат итүче, үзешчән язучы Гөлшат Мөхәммәдшина пьесасы буенча куелган “Ике аккош” спектакльен тәкъдим иттеләр.

- Әсәрнең сюжеты да, вакыйгалар үсеше дә спектакльнең буеннан-буена тамашачыларның игътибарын җәлеп итте. Вакыйга картлар йортында бара. Үзешчән артистлар сәхнәдә уйнамадылар – тулы бер гомер кичерделәр: алар тудырган образлар шулкадәр ышандырырлык һәм табигый иде, алар шатлыклары, сагышлары, өмет-хыяллары булган тулы бер тормышны тамаша кылдылар.

Тамашачыларга спектакль бик ошады, һәр эпизодтан соң көчле кул чабулар яңгырады, күз яше сөртүче тамашачылар да аз булмады. Тамаша беткәч тә көчле алкышлар тиз генә тынмады, - дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.

Рольләрне башкардылар:
Асылбикә – Рәзинә Сәйфетдинова
Маһинур – Гөлназ Гыйззәтуллина
Алсинә – Нәфисә Сәлахиева
Кадрия – Миләүшә Шакирова
Чулпан – Зилә Бикмөхәммәтова
Маһинурның кызы – Алсу Төхбәтуллина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев