Акъегет мәктәбендә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме узды
25 май – һәр мәктәп өчен иң тантаналы, иң моңсу да, иң шатлыклы да көннәрнең берсе. Быел да Акъегет мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен «Соңгы кыңгырау» бәйрәме гөрләп узды. Бу көн балачак белән олы тормыш арасындагы чик булып, укучыларның күңелендә озак елларга хатирә булып сакланачак.
Елдагыча, Акъегет мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бу бәйрәмнән читтә калмады. Алар чыгарылыш сыйныф укучыларына мәктәптә уку дәверендә авылыбызда уза торган барлык мәдәни чараларда, төрле бәйгеләрдә, фестивальләрдә актив катнашканнары өчен Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Укучылар еллар буе: концертларда чыгыш ясап, бәйгеләрдә авыл данын яклап, фестивальләрдә үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтеп, мәдәни чараларда актив катнашып, мәдәният йортының ышанычлы ярдәмчеләре булды. Шуңа күрә бүләкләр – аларның фидакарь хезмәтенең лаеклы бәясе булды.
- Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезнең барыгызга да зур уңышлар, тырышлык, сәламәтлек, хыялларыгызның чынга ашуын телибез.
Куйган максатларыгызга кыю барыгыз, алда көткән чын тормышны матур итеп башларга тырышыгыз! Сайлаган һөнәрегез сезнең бу җирдә кирәкле кеше, алыштыргысыз белгеч икәнлегегезне дәлилләп торсын, якыннарыгызның горурлыгы булыгыз! – дип сөйли Яшел Үзән районы Акъегет авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.
Бәйрәм ахырында 9нчы сыйныф укучылары укытучыларны бик тәмле «Тирамису» десерты белән сыйлады. Бу көтелмәгән татлы бүләк бәйрәмне тагын да җылырак, күңеллерәк итте. Укучыларның ихлас мөнәсәбәте, укытучыларына карата хөрмәте һәм рәхмәт хисләре һәркемнең күңеленә үтеп керде.
Хәерле сәгатьтә, кадерле чыгарылыш укучылары! Алдагы юлларыгыз якты, максатларыгыз намуслы, бәхетләрегез чиксез булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев