Акъегет мәктәбендә «Икмәк-табын кояшы» дигән күргәзмә оештырганнар
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Акъегет мәктәбендә «Икмәк-табын кояшы» дигән күргәзмә оештырганнар

16 октябрь – бөтендөнья икмәк көне иде.

Безнең бер көнебез дә икмәктән, ипекәйдән башка үтми. Икмәк! Икмәкне олылап, безнең халык телендә күпме генә әйтемнәр, хикәяләр тумаган!

Икмәк – ул тормыш, ул Ана,
Ватан, мәхәббәт кебек үк мәңгелек.
Кояшның җылы нурларын,
Җир җылысын саклап үзендә,
Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк
Һәр табынның тора түрендә.

Акъегет белем бирү мәктәбендә сәнгать җитәкчесе Борһанова Рәшидә Рәшит кызы "Икмәк-табын кояшы" дип исемләнгән ипи һәм камыр ризыкларыннан күргәзмә ясаган. Укучылар икмәк турында мәкальләр сөйләгән.


Нет комментариев