Акъегет белем бирү мәктәбе укучылары белән СПИДка каршы көрәш йөзеннән «Без спортны яратабыз» дип исемләнгән акция кысаларында биеклеккә сикерү буенча спорт ярышы уздырылды.
Спорт – кешенең сәламәтлеге, тормышта бик кирәк булган түземлелек, сабырлык, батырлык, ихтыяр көче тәрбияләүче мөһим фактор.
Борынгы Грециядә бер таш кыяга: «Көчле буласың килсә – йөгер, сәламәт буласың килсә – йөгер!» – дип язып куелган. Әлеге сүзләрнең мәгънәсе бүген дә үзгәрмәгән. Халык та юкка гына: «Хәрәкәттә – бәрәкәт», – дип әйтмәгән. Чыннан да, спорт начар гадәтләргә каршы бик көчле корал булып тора.
Акциянең төп максаты – СПИД авыруы турында мәгълүмат бирү, җәмгыятьтәге ВИЧ белән яшәүче кешеләрнең проблемаларына игътибар итү, СПИД авыруын булдырмау, профилактикалау юлларын аңлату.
Шуны истән чыгармыйк: һәркемнең үз-үзен дөрес тота белүе, тәртиплелеге СПИДтан саклануның иң ышынычлы чарасы!
Нет комментариев