Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Акъегет мәдәният йортында кызлар өчен макраме техникасы буенча мастер-класс үткәрделәр

Макраме — кулдан үрү техникасы. Әлеге техниканың асылы шунда: җеп яки шнурлардан төеннәр бәйләп, аларны төрле бизәкләр, текстуралар һәм күләмле композицияләр итеп берләштерү.

Бәйләүдән аермалы буларак, монда энә дә, крючок та кирәкми — барысы да кул белән башкарыла. Макраме сабырлык, төгәллек һәм иҗади фикерләүне үстерә, ә кулдан ясалган эшләнмәләр үзенең кабатланмас матурлыгы белән аерылып тора.

Акъегет мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова кызлар өчен макраме техникасы белән брелок ясау буенча мастер-класс үткәрде. Чара бик җылы һәм иҗади мохиттә узды. Катнашучылар макраменең төп алымнары белән таныштылар, төеннәр бәйләү серләренә төшенделәр һәм эшнең һәр этабын зур кызыксыну белән күзәттеләр.

Мастер-класс барышында кызлар үз куллары белән матур һәм үзенчәлекле брелоклар ясадылар. Алар тырышлык, сабырлык һәм иҗади сәләтләрен күрсәтеп, биремнәрне уңышлы башкарып чыктылар. Кул эшләре белән шөгыльләнү аларга яңа күнекмәләр үзләштерергә генә түгел, ә иҗади мөмкинлекләрен ачарга да ярдәм итте.

Мондый мастер-класслар балаларда һәм яшьләрдә кул эшләренә мәхәббәт тәрбияли, эстетик зәвыкны үстерә һәм иҗатка кызыксыну уята. Үз кулларың белән матур әйбер ясау шатлыгы исә һәркемгә илһам һәм күтәренке кәеф бүләк итә.

Афәрин, кызлар! Иҗат дәртегез сүнмәсен, яңадан-яңа уңышларга ирешеп, безне матур эшләрегез белән сөендереп торыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев