Акъегет авылының олуг затлы аксакалына — 90 яшь
Акъегет авылында яшәүче Хәйруллин Мөхәммәтгәрәй Сәетгәрәй улы үзенең мөбәрәк 90 яшьлек юбилеен каршы алды.
Бу зур бәйрәм белән аны Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән Акъегет авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Садыйков котлады. Ул юбилярга иң җылы теләкләрен җиткереп, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Мөхәммәтгәрәй абыйга ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәте һәм балаларының, оныкларының, якыннарының игелеген күреп, бәхетле картлык кичерергә язсын!
Хөрмәтле Мөхәммәтгәрәй абый! Сезне чын күңелдән олуг юбилеегыз белән котлыйбыз! Сез — безнең өчен үрнәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев