Акъегет авылында «Роберт Миңнуллин безнең күңелебездә» дип исемләнгән искә алу кичәсе үткәрелгән
1 август көнне балаларның яраткан шагыйре, Г. Тукай премиясе лауреаты, Г.Х. Андерсен, М.Җәлил, А.Алиш, Ф.Кәрим исемендәге бүләкләр иясе Роберт Миңнуллинның туган көне.
Исән булса, аңа 77 яшь тулган булыр иде. Аның иҗаты, шигырьләре беркемне дә битараф калдырмый. Балалар шагыйре буларак танылса да, аның әсәрләре бар буын кешесенә атап язылган. Шул уңайдан, балалар белән "Роберт Миңнуллин безнең күңелебездә" дип исемләнгән искә алу кичәсе үткәрелде. Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова балаларны Роберт Миңнуллинның биографиясе, китаплары белән таныштырды. Балалар аның ширырләрен бик яратып укыдылар.
Фото/видео: Рәшидә Борһанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев