Акъегет авылында «Өзелгән боҗра» мемориалы истәлегенә аның макетын ясаганнар
27 гыйнвар – Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне.
Ладога күле ярындагы “Өзелгән боҗра” мемориалы бүген дә ныклык, батырлык һәм Мәңгелек хәтер символы булып кала. Биеклеге 7 метр булган ике тимер-бетон ярым арка блокада боҗрасын, ә алар арасындагы өзеклек – шәһәрне коткарган Тормыш юлын гәүдәләндерә. Бетон нигездәге автомобиль эзләре исә Ладога бозы аша узган легендар трассаны хәтерләтә. Мемориал 1966 елда нәкъ менә Тормыш юлы башланган урында ачылган.
Бу истәлекле урынга багышлап, Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова мемориал макеты ясады. Ул блокада елларындагы тагын бер символ – “блокада карлыгачы” турында да сөйли. Ленинградлылар күкрәкләренә томшыгында хат тоткан карлыгач билгесе тагып йөргән. Бу фашистларның “шәһәргә хәтта кош та очып керә алмаячак” дигән сүзләренә җавап һәм өмет, якыннар белән очрашуга ышаныч билгесе булган.
“Өзелгән боҗра” – һәйкәл генә түгел, ә кеше рухының сынмас көченә мәңгелек дан.
Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев