Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Акъегет авылында яз бәйрәме узды

Туган җиребезгә яз килде! Игелекле, рәхим-шәфкатьле язлар, мул җәйләр килсен барыбызга да. Сезне халкыбызның борынгы бәйрәме — язгы яңа ел, Нәүрүз белән чын күңелдән котлыйбыз!

22 март көнне Акъегет мәдәният йорты ишегалдында, китапханә белән берлектә зур бәйрәм оештырылды. Кызыклы уеннар, бәйгеләр, дәртле җыр-биюләр белән үрелеп барган чара авылдашларыбыз күңелендә якты истәлек булып калыр дип ышанабыз. 

Олы рәхмәтләребезне белдерәбез:

  • Бәйрәмне оештыруда зур ярдәм иткән авылдашларыбызга;
  • Безгә булышып торган уңган кызларыбызга;
  • Концертта чыгыш ясаган артистларыбызга һәм биючеләребезгә!

Яман чирләр, начар гадәтләр, кайгы-сагышлар язгы кар сулары, язгы ташулар белән агып китсен. Ил-көннәребезгә тынычлык иңсен, бергә һәм бердәм булып, киләсе бәйрәмнәрне дә сау-сәламәт каршыларга насыйп булсын! 

Ихтирам белән, Акъегет мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев