Акъегет авылы укучылары Ленинград камалышын өзү көненә багышланган Бөтенроссия акциясендә катнашты
27 гыйнвар – Ленинград камалышын өзү көне.
Ленинград шәһәре өчен барган сугышлар – Икенче Бөек Ватан сугышы тарихында иң мөһиме һәм Бөек Ватан сугышында иң озакка сузылганы. Ул батырлык һәм фидакарьлек үрнәгенә әверелде.
Тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Фәүзия Әлмиева укучылар белән берлектә Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Чара Ленинград камалышын өзү көненә багышланды.
Чара барышында Фәүзия Әлмиева укучыларга әлеге истәлекле көннең тарихы турында мәгълүматлар җиткерде. Бу көннең символы булган – карлыгач рәсеме ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев