Акьегет, Норлат, Күгәй мәдәният йортлары хезмәткәрләре Яшел Үзәндәге Май чабу бәйрәмендә 100 литрга якын коймак пешергән
Май чабу – ул борынгы рус халык бәйрәме, кышкы салкыннарны озатып, язгы җылылыкны каршы алуның матур бер традициясе.
Май чабу – күңелләргә шатлык бүләк итүче бәйрәм
Май чабу – ул борынгы рус халык бәйрәме, кышкы салкыннарны озатып, язгы җылылыкны каршы алуның матур бер традициясе. Христиан динен тотучылар өчен бу Пасхага кадәр җиде атна кала башлана торган изге гореф-гадәт. Бәйрәмнең датасы ел саен үзгәреп тора. Быел ул 16-22 февраль көннәренә туры килде, кыш белән хушлашуның матур мизгелләрен бүләк итте.
Гореф-гадәтләрдә – халык рухы
Бәйрәмнең төп бизәге – коймак. Борынгы славяннарда ул кояшны гәүдәләндергән, яктылыкның, җылылыкның символы булган. Коймак шулай ук искә алу ризыгы булып та хезмәт иткән – ата-бабалар рухына ихтирам йөзеннән пешерелгән.
Хәзерге көндә Май чабу үзенең борынгы йолаларын саклап, яңа матур традицияләр белән баеп бара. Шәһәрләрдә ярминкәләр, базарлар оештырыла, анда тәмле ризыклардан авыз итеп, халык уеннарында катнашып, чын бәйрәм рухын тоярга мөмкин.
Быел Яшел Үзән шәһәрендә дә бәйрәм зур шатлыкка әверелде. «Авангард» стадионы һәм «Каенлык» паркы чын бәйрәм мохитына күмелде. «Идел Аръягы үзәкләштерелгән клублар системасы» җитәкчесе Рамил Ринат улы Гобәйдуллин оештыруында, Акьегет, Норлат, Күгәй мәдәният йортлары хезмәткәрләре шәһәрдәге бәйрәмгә үз өлешен кертте. Алар стадионда узган бәйрәмдә катнашып, шәһәр халкына иң тәмле коймакларны таратты. 100 литрга якын коймак пешерелде, димәк, меңләгән кеше бәйрәмнең җылысын тоеп, күңеленә шатлык салып кайткан.
Йомгак ясап, шуны әйтәсе килә: Май чабу – ул коймак кына түгел, ул – күңелләрне берләштерүче, яхшылыкка, һәм татулыкка өндәүче бөек традиция.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев