#әйтәмәле
Мамадыш-Әкил авылыннан шалтыратам, кызлар.
Йөрәгем әрни, күз яшьләрен тыеп булмый. Әле менә кичә генә махсус хәрби операциядән ялга кайткан Илнар Әхмәтшинны озаттык. Бөтен авылыбыз белән, барчагыз да исән-имин генә әйләнеп кайтыгыз, дип теләп калдык. 6 һәм 8 яшьлек балалары машина артыннан велосипед белән чабып озак кына бардылар. Бу күренеш әле дә күз алдында тора. Балалар бигрәк жәл, аңлатып кына булмый бит аларга барысын да.
Олысы Татар Танае мәктәбендә укый, кечесе балалар бакчасына йөри. Әле менә шуңа да эчебез поша: Татар Танаенда җәйге лагерь эшли бит инде, шул балалар анда йөри алмый. Чөнки мәктәп автобусы җәен йөртми икән.
Ул лагерь Татар Танае балалары өчен генә булып чыгамы? Мамадыш-Әкилдә яшәүче малай-кызларга урамда гына йөрергә каламы? Илебезне яклаучы егетләребезнең балаларына лагерь юк! Нинди гаделсезлек соң бу?! Безнең бу хәлгә йөрәгебез әрни. Ике авыл арасы күпме генә бит инде ул. Сүз юк инде менә.
Зинһар, бу мәсьәләне район җитәкчелегенә хәбәр итегез әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Автобусны йортсэлэр башка авыллардагы балалар да бик телэп йорерлэр иде....
0
0