#әйтәмәле
Көннәр матурайды, урамга да һава суларга ешрак чыга башладык.
Безнең кебек лаеклы ялда булучыларның вакыты күп бит ул. Бер көнне утырам шулай, үз-үземә, язлар да килде, Аллаһка шөкер дип, сөйләнеп.
Янымда утырган берәү сүзгә кушылды. Әүвәл рус телендә аралашсак, соңрак татар теленә күчтек. Шулчак бер китап күрсәтте бу миңа. Имеш моны укысаң, картаймыйсың икән. Соң, мин әйтәм, олыгаю үзе бер бәхет бит инде ул, дим. Кулыма алып ачып карадым, үзе татар телендә, тик телебез, динебез өчен ят булган нәрсәләр язылган. Алып кайтып укыдым да, шул кичтә үк йоклаганда бастырылдым бит. Догаларымны да укый алмый интектем. Чак уяндым. Вәт юләр инде мин дип, үземне сүктем инде. Бернинди дингә карамаган бу китапның нигә кирәге чыккандыр.
Кызыксынучанлыгым кайвакыт әллә нишләтеп куя менә. Бу секта ише әйберләр бүгенге көндә дә бар икән дип шаккаттым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев