Салих Сәйдәшев – татар мәдәниятенең символы.
- Бүген Әйшә гимназиясендә татар профессиональ музыкасына нигез салучы, татарның бөек композиторы Салих Сәйдәшевнең тууына 125 ел тулу уңаеннан «Салих Сәйдәшев – татар мәдәниятенең символы» дип исемләнгән әдәби – музыкаль композиция үткәрелде. Чараны гимназиябезнең музыка укытучысы Альбина Авазова белән туган (татар) тел укытучысы Эльвира Бачкова оештырды. Анда композиторның тормыш юлына һәм эшчәнлегенә күзәтү ясалды. Әдәби – музыкаль композиция Салих Сәйдәшевнең әсәрләре белән үрелеп барды. Чара композиторның данлыклы «Совет Армиясе маршы» белән тәмамланды, – дип яза Әйшә гимназиясе директоры Гөлнур Зыятдинова.
Нет комментариев