Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Айларның солтаны – Рамазан шәрифне каршылап

Барча мөселманнарның көтеп алган ае – Рамазан шәриф кунак булып килде.

Кунак килсә, өйләребезне җыештырабыз, тәмледән тәмле сый-хөрмәтләр әзерлибез, үзебезне дә итәгатьле тотарга тырышабыз. Чын мөселман да Раббысы юллаган шушы олуг нигъмәтне бөтен барлыгы, эчке бер ихласлыгы белән каршы ала.
Пычранган тәннәребезне юып, чистарынабыз һәм бу эшне һәрдаим башкарабыз.

 Ә каралган калебләребезне, җаннарыбызны ничек сафландыра – пакъландырабыз соң? Һәм менә, изге, мөбарәк ай – җаннарыбызны сафландыру, гөнаһларыбыздан арыну өчен Аллаһның безгә биргән тагын бер мөмкинлеге.

 🙏Авылыбыз Каратмән мөселманнары да шушы айны зарыгып көтеп алды һәм аны беренче көннән үк зурлап, мәчетебездә ифтар ашы уздырды. Бигрәк тә бу эштә мәчетебездә эшләп килгән мәдрәсә шәкертләре башлап йөрүчеләрдән булды. Ашка бер генә кеше дә буш кул белән килмәде, өстәлдә нинди генә тәм-том юк иде. Мәҗлес вәгазь һәм Коръән уку белән аралашып барды. Аштан соң җәмәгать белән ястү, тәравих, витр-вәҗен намазлары укылды. Шушы мәҗлестән алган вәгазь – нәсихәтләр белән Аллаһ каршындагы бурычларыбызны үтәп чыгарга һәм Аның ризалыгына ирешергә насыйп булсын.

 🕌Мәчет яны курсларында белем алучы бер төркем шәкертләребез белән Рамазан шәриф башланганчы Казан шәһәрендә сәфәрдә булып, башкалабызның дини-тарихи урыннарында – атаклы Мөхәммәдия мәдрәсәсендә, Кол-Шәриф мәчетендә, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында күп яңалык һәм тәэсирләр алып кайттык. 

Мөхәммәдия мәдрәсәсендә безне җылы каршыладылар, күп кенә атак­лы шәхесләребез белем алган бу уку йортында тукталуыбызның сәбәбе – кайбер шәкертләребезнең дини белемнәрен биредә дәвам итү теләге белән януларында иде. Безне кабул итү шартлары, уку-укыту процессы барышлары, шәкертләр укыган сыйныф бүлмәләре белән таныштыр­дылар, мәдрәсәдә укучы шәкертләр белән аралашу мөмкинлеге дә тудырылды. Бу гыйлем йортыннан нык тәэсирләнеп, хәтта кызыксынып, бераз көнләшеп тә чыктык. Юлыбыз уңды, шөкер, сәфәребез истә калырлык бик эчтәлек­ле булды.

 
Барча мөселманнарыбыз өчен изге аебыз мөбарәк, тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз кабул булсын. Амин!

 
Әхтәм Ибраһимов,
Каратмән авылы имамы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев