Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

“Әгәр дә берәү Рамазан аенда дин кардәшен ифтар мәҗлесенә чакырса, ул шушы кардәшенең савабын үзенә алачак.

Ләкин шул ук вакытта дин кардәшенең дә савабы кимемәячәк”, – дигән Пәйгамбәребез (с.г.в.с.).

🙏🙏- Шушы сүзләрне истә тотып, Зур Карауҗа авылы мәчетендә зурлап ифтар мәҗелесе үтеп китте.Мәҗелескә килгән 80ләп апа һәм абыйларның йөзләрендә беренчедән ураза аена куаныч нурлары балкыса, икенчедән алар мәчеттә булган үзгәрешләрне күреп шатландылар. Узган елның җәй башыннан авылыбыз мәчетендә зур ремонт эшләре алып барылды.Мәчетне эчке яктан да,тышкы яктан бик матурлап үзгәртеп куйдылар.Шушы зур эшне башлап йөрүче авылыбыз егетләре Хуснуллин Ильсур, Зайнуллин Альмирга һәм әлбәттә инде бу саваплы эшкә көчләре кергән калган барлык апалар һәм абыйларга, авылдашлар исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Аллах Тәгалә йөргән аякларыгыз,эшләгән кулларыгызга саулык бирсен,күңел тынычлыгы,иман байлыгы белән яшәүне насыйп итсен иде! Мәчетебез чыннан да бик матур үзгәрешләр белән бизәлде,яңарды.Ә менә шундый күркәм мәчетебездә,изге мәҗелесләр үтеп торуы куңелләргә тагын да рәхәтлек,нур өсти.Уздырган ифтар мәҗелесләребез саваплы,тоткан уразалабыз кабуллардан булсын иде, - дип сөйли Эльза Идиатуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев