Ачык тәрәзә - карак өчен мөмкинлек
Васильевода яман ниятле берәү беренче каттагы фатирның ачык тәрәзәсеннән үтеп керә һәм 25 мең сумлык мөлкәтләрен урлый.
Әйберләрнең юкка чыгуын 61 яшьлек йорт хуҗабикәсе күрә, ул ярдәм сорап «Васильево» полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә.
Оператив чаралар барышында хокук саклау органнары хезмәткәрләре шикләнелүчене кайнар эзләр буенча тоткарлый. Бу элек хөкем ителгән 47 яшьлек җирле кеше булып чыга, ул административ күзәтү астында тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев